Инспекторлар республиканың Сарман районында рөхсәтсез урнаштырылган кар чүплекләрен ачыкладылар

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Сарман районы территориясендә күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Сарман авылында Профсоюз урамында һәм Җәлил шәһәр тибындагы бистәдә рөхсәтсез салынган кар өемнәрен  ачыклаганнар.  Сарман авылында кар чүплеге мәйданы 14 790 кв.м тәшкил итте, чүплек күләме – 10 353 куб.м.  Мәйданы (7 200 кв.м.) һәм күләме (5 557 куб.м.)  белән азрак булган чүплек Җәлилдә ачыкланды.

Бу территорияләр вакытлыча кар туплау өчен билгеләнмәгән. Мәйданчыкларда җир валы һәм су үткәрми торган  өслек  юк.

Җир кишәрлекләре Сарман районы Башкарма комитеты милкендә. Башкарма комитетка табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм 60 көн эчендә бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү игълан ителде. Тикшерү материаллары Сарман прокуратурасына җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International