Планетаны бергә саклыйк. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары мәктәпкәчә яшьтәгеләргә табигатьне ничек сакларга кирәклеген сөйләделәр

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат шәһәренең «Камыр-Батыр» 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Планетаны бергә саклыйк» дигән танып-белү дәресе үткәрде. Экологлар балаларга сөйләгәнчә, аларның һәрберсе безнең планетаны саклап калырга ярдәм итә ала.

Моннан тыш, балалар чүп-чарны аерым җыю, электр энергиясен һәм суны экономияләү кебек экогадәтләр турында белделәр. Үз чиратында балалар экологларга әйләнә-тирә мохит турында ничек кайгыртулары һәм нинди табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашуы турында сөйләделәр.

Дәрес ахырында барлык балалар да Экология министрлыгыннан китап-буяу  бүләгенә ия булдылар. Белгечләр әйтүенчә, мондый чаралар ярдәмендә балалар яңа белемнәр ала, файдалы экогадәтләр һәм  табигатькә ярдәм итә алулары турында беләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International