Эколог, офицер һәм гади герой. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторы махсус хәрби зонага үз теләге белән китте

2023 елның 30 июне, җомга

Бүген «Экология - йөзләрдә» рубрикасында без сезгә хезмәттәшебез Евгений Карпенко турында сөйләрбез.

Евгений Карпенко Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесын тәмамлый. 2019 елда Экология министрлыгына эшкә килә.

«Балачакта без әти-әнием белән еш кына урманга йөри идек. Әниемнең сүзләре исемдә саклана: «Чисталык җыештырылган урында түгел, ә чүпләмәгән урында!». Әти-әниемнең бу сүзләрен мин яхшы хәтерлим, ә үскәч, үз тәҗрибәмне башкаларга җиткерергә теләдем. Шулай итеп ТР Экология министрлыгында эшләргә булдым», - дип сөйли Женя. «Мин тормышымда көрәшче. Туган якның чисталыгы өчен көрәштем, хәзер Ватаныбыз өчен көрәшергә барам. Бүген мин алгы сызыкта булганнарга күбрәк кирәкмен дип ышанам.»

Туган иленә булган мәхәббәтен ул улына да тапшыра, ә төп боерыкны туганнарыннан һәм хезмәттәшләреннән алды - исән-сау өйгә кайтырга! Гади геройлар безнең арада яши…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International