Министрлыкның территориаль идарәләрендә табигатьтән файдаланучылар өчен ачык чаралар узды

2023 елның 30 июне, җомга

Бүген Экология министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә табигатьтән файдаланучылар өчен ачык чаралар узды. Территориаль идарәләр башлыклары төбәк дәүләт экология контроле (күзәтчелек) үткәргәндә табигатьтән файдаланучыларга ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Хокук бозуларны профилактикалау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук чарада катнашучыларга тикшерүләр үткәргәндә табигатьтән файдаланучыларның хокуклары, эшмәкәрләрнең хокуклары турында видеороликлар, шулай ук гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары буенча ролик күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International