Экологлар Буа шәһәрендә яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча һава пробалары алганнар

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе адресына Буа районында яшәүчеләрдән шикаять килде. Җирле халык Буа шәһәрендәге начар истән зарланды. Һаваның торышын бәяләү өчен урынга Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары күчмә экология лаборатория белән бергә чыктылар. Пробалар автомат режимда урнаштырылган махсус җиһазлар ярдәмендә көндез 4 ноктада  сайлап алынган: Өрәңге я урамы, Гагарин урамы , Ефремов урамы һәм Жорес урамы. Үрнәкләрен анализлау нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүе ачыкланмаган. Шулай ук экологлар төнге вакытта кул насосы ярдәмендә пробалар алганнар. Сайлап алу 3 ноктада башкарылган: Студентлар урамы, Космовский урамы һәм Төзелеш урамы. Пычраткыч матдәләрнең  артуы ачыкланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International