ТР Экология министрлыгының Казандагы һаваның пычрануын автомат рәвештә контрольдә тотучы станциясе бу атнада 580 меңнән артык үлчәү башкарды

2023 елның 30 июне, җомга

26-30 июньдә Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы биш автомат станциянең икесе атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүен теркәгән.

Павлюхин урамы 75 буенча урнашкан АСКЗА-2дә җилнең көнбатыш һәм төньяк – көнбатыш юнәлешләрендә максималь тапкырлыгы 3,5 ПДК булган күкертле водород буенча бер тапкыр арту теркәлгән (җил тизлеге 0,1 м/с).

Максимов урамы 76 йорт адресы буенча АСКЗА-3тә,  формальдегид буенча  рөхсәт ителгән концентрациядән кыска вакытлы артуы теркәлгән, максималь тапкырлыгы 2,1 ПДК. Ул вакытта җил тизлеге көньяк-көнбатыш юнәлештә 0,5-1 м/с булган, әлеге чорда Казан шәһәре өчен «Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча Гидрометеорология идарәсе» ФДБУның уңайсыз метешартлар булуы фаразланмаган. Югарыда күрсәтелгән метеошартларны һәм формальдегид булган предприятиеләрнең территориаль ераклыгын анализлауны исәпкә алып, Министрлык инспекторлары чыганакны АСКЗА янында эзлиләр. АСКЗА-3 янындагы бөтен территорияне тикшерү үткәрелгән, ремонт-буяу эшләре үткәрү фактлары ачыкланган, алар артыклыкларны теркәү вакытында башкарылган. Министрлык атмосфера һавасын тәүлек дәвамында кабат сайлап алды. Формальдегидның артуы ачыкланмаган. АСКЗА-3тә дә артыклыклар теркәлмәгән.

Министрлыкның башка станцияләрендә узган атнада пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациядән артуы теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International