Дистәләгән Казан халкы «Горожанин-ученый» белем бирү проектында катнашкан

2023 елның 7 июле, җомга

Казанда «Горожанин-ученый» шәһәр лабораториясе старт алды. Экологик-агарту очрашуы Казанка яр буенда ГИМС мәйданчыгы янында узды. Очрашуда катнашучыларны экология министры урынбасары Ольга Манидичева сәламләде.

«Бүген безнең белән булган һәркемгә рәхмәт. Без монда конструктив диалог төзү өчен җыелабыз, шәһәребез файдасына бергәләп иҗади чишелешләр табарбыз. Узган елгы лекцияләр сериясе безнең халык арасында бик популяр иде.  «Горожанин-ученый» проектын оештыручыларга рәхмәт», – дип рәхмәт белдерде ул. 

Беренче очрашуда дистәләгән казанлылар катнашты, аларга Казансуны үстерү стратегиясе проекты турында сөйләделәр. 

Лаборатория 6 августка кадәр эшләячәк. Проектның икенче сезонында катнашучыларны 12 дәрес көтә, алар Казансу экосистемасы белән танышачак, экспертлар һәм кешеләр белән белем алмашачак, шулай ук үз кейсларын булдыра алачак.

Проект Казан мэриясе, Республика шәһәрләрен үстерү институты, Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге, КФУ һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ярдәме белән Шәһәр парклары һәм скверлары дирекциясе тарафыннан тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International