ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Буа шәһәренең Гагарин урамында төзелеш калдыклары чүплеге ачыкланган. Пычранган участокның мәйданы 357 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 113 куб. м.
ТР Экология министрлыгында төрле югары уку йортлары студентлары өчен гамәли көннәр уза. Биредә 72 студент-эколог практика үтә. Алар арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт аграр университеты һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты укучылары бар.
Яңа Чишмә районын мониторинглау барышында Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Петропавел Бистәсе авылында рөхсәтсез төзелеш калдыклары җыелган урынны ачыклаганнар. Чүплекнең мәйданы 205 кв. метр тәшкил итә.
27 июльдә Әлмәт районының «Солнечный» балаларны савыктыру лагере базасында яшь геологлар өчен XIV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы старт ала. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 45 команда катнашачак.
Зеленодольск районында «Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында Ивановский авылында Сумка елгасы үзәнен чистарту буенча эшләр башланган. Эшләр суларның тискәре йогынтысын булдырмау һәм аның нәтиҗәләрен бетерү өчен үткәрелә. Хәзерге вакытта объектта ярны агач-куаклык үсемлекләреннән чистарталар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат районын мониторинглау барышында рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Хокук бозу Би күле авыл җирлегендә ачыкланган. Пычранган урын мәйданы 50 квадрат метр тәшкил итте.
25-28 октябрьдә Мәскәүдә В.И.Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды экологик белем буенча «Мәгариф-2030. Укырга. Сынап карарга. Гамәл кылырга» IX Бөтенроссия конференциясен (халыкара катнашулы) үткәрә.
Бүген без сезне марафонның яңа катнашучылары белән таныштырачакбыз. Марина Кирилина үз балалары белән чәчәк бакчаларын карый һәм йорт хайваннары турында кайгырта. Мондый игелекле эшләрне 1000нән артык татарстанлы бәяләде инде.
Диплом тапшыру тантанасы Казан дәүләт аграр университетында узды. Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентларын укуларын тәмамлаулары белән Татарстанның экология министры урынбасары Егор Тарнавский котлады.
Баулы районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Томбарлы авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыелуын ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 1250 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 160 куб.м.