Экологлар җир асты байлыкларыннан файдаланучылар арасында күчмә тикшерү барышында хокук бозуларны ачыкламады

2023 елның 7 июле, җомга

ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре Куйбышев сусаклагычы акваториясендә тикшерүләр үткәрде. Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар лицензия шартларын үтәвен шул рәвешле контрольдә тоталар.

Экологлар тарафыннан киң таралган файдалы казылмаларның 3 ятмасы тикшерелде: Чистай-3, Шенталы һәм Кубас утравы. Лицензия шартлары буенча  гомумтаралган файдалы казылма чыгаруны гамәлгә ашыручы барлык йөзү чаралары  «ГЛОНАС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасына тоташтырылырга тиеш. Тикшерү барышында хокук бозулар ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International