Мамадыш районында Берсут елгасы үзәнен чистарту буенча эшләр 51 процентка башкарылган

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

«Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Мамадыш районында Кама урман хуҗалыгы авылы янында Берсут елгасы үзәнен чистарту буенча эшләр дәвам итә. Эшләрнең барышы белән ТР Экология министрлыгының Икътисад һәм проект эшчәнлеге идарәсе башлыгы Илнур Насретдинов, Росводресурсының Түбән Идел идарәсенең ТР буенча су ресурслары бүлеге башлыгы Артем Артемьев, «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ, Мамадыш районы башкарма комитеты һәм «Татмелиоводстрой» ҖЧҖ подряд оешмасы вәкилләре танышты.

Объектта елга төбеннән 61 мең куб. метр күләмендә су төбендәге калдыкларны казу эшләре башкарылган инде. Объектның гомуми әзерлеге – 51%. 7 км озынлыктагы Берсут елгасы үзәнен чистарту нәтиҗәсендә 15 мең кешенең экологик яшәү шартлары яхшырачак.

Проектны гамәлгә ашыру вакыты – 2022 елдан 2023 елга кадәр. Эшләрнең бәясе – 106,5 млн.сум. Финанслау федераль бюджеттан килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International