Бүген без сезне марафонның яңа катнашучылары белән таныштырачакбыз. Марина Кирилина үз балалары белән чәчәк бакчаларын карый һәм йорт хайваннары турында кайгырта. Мондый игелекле эшләрне 1000нән артык татарстанлы бәяләде инде.
Без #ЭстафетыДобрада катнашучыларның һәрберсенә рәхмәт белдерәбез. Марафонга һәркем кушыла ала, бары тик табигатькә, җәмгыятькә, кешеләргә файда китерәчәк игелекле эш башкарырга кирәк. Эшне эшлә – фотога төшер яисә видео яздыр, аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битеңә урнаштыр. #ЭстафетаДобра һәм #минэкологиирт хештегларын куегыз, шулай итеп без сезне тизрәк эзләп табарбыз. Иң мөһиме, эстафетаны башка катнашучыга тапшырырга онытма, аны постта билгеләп үтәргә кирәк. (Конкурста катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш).