Зеленодольск районында «Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында Ивановский авылында Сумка елгасы үзәнен чистарту буенча эшләр башланган. Эшләр суларның тискәре йогынтысын булдырмау һәм аның нәтиҗәләрен бетерү өчен үткәрелә. Хәзерге вакытта объектта ярны агач-куаклык үсемлекләреннән чистарталар.
Проектны гамәлгә ашыру вакыты – 2023 елдан 2025 елга кадәр. Быел федераль бюджеттан 5 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, суларның тискәре йогынтысын булдырмау һәм аның нәтиҗәләрен бетерү буенча чараларны гамәлгә ашыру «Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм файдалану» дәүләт программасының төп юнәлешләренең берсе булып тора. Программа халык өчен уңайлы мохит булдыруга һәм торак һәм социаль инфраструктура объектларына суның тискәре йогынтысын киметүгә юнәлдерелгән.