Экология белеме буенча IX Бөтенроссия конференциясендә катнаш

2023 елның 11 июле, сишәмбе

 25-28 октябрьдә Мәскәүдә В.И.Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды экологик белем буенча  «Мәгариф-2030. Укырга. Сынап карарга. Гамәл кылырга» IX Бөтенроссия конференциясен (халыкара катнашулы) үткәрә. Конференциянең максаты – тиз үсә торган дөнья үзгәрешләре нигезендә Россия Федерациясенең тотрыклы үсеше мәнфәгатьләрендә экологик белем бирүнең һәм агартуның эчтәлеген, формаларын, ысулларын яңарту юлларын карау.

Катнашуга Россия Федерациясе закон чыгару һәм башкарма хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары вәкилләре; мәктәпкәчә, гомуми, һөнәри һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре; мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре; экологик белем, тәрбия һәм мәгариф өлкәсендәге белгечләр; урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары студентлары, укытучылар, тармак һәм академик фән, эксперт җәмгыяте һәм иҗтимагый экология оешмалары вәкилләре чакырыла.

Конференция кысаларында түбәндәге темаларны тикшерү планлаштырыла:

- Россиянең социаль-икътисадый үсеше перспективаларына ярашлы рәвештә Россиянең экологик мәгърифәт һәм мәгариф системасының бурычлары;

- Россия Федерациясенең дәүләт экологик көн тәртибен гамәлгә ашыру өчен мәктәпкәчә, мәктәп, урта һөнәри һәм югары белем бирү системасында кадрлар әзерләү, педагогларның һәм укытучыларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү;

- китапханәләр, музейлар, театрлар, күргәзмәләр, клублар, кинотеатрлар, иҗтимагый оешмалар аша экологик мәгърифәт һәм мәгариф сыйфатын арттыру тәҗрибәсен тарату;

- тотрыклы үсеш проблемаларын хәл итүдә төп хәрәкәт итүче көч буларак яшьләр: студентларның фәнни берләшмәләре эшчәнлеген яңарту, экологик волонтерлык, эко-активизм, экоблогерлык;

- балалар өчен экология-биология үзәкләре, яшь натуралистлар берләшмәләре, мәктәп экология клублары һ.б. аша өстәмә экологик белем бирү системасын үстерү;

- экологик белем бирүдә дисциплиналар арасындагы алымнар.

Конференциядә катнашу өчен 15 октябрьгә кадәр түбәндәге теркәү формасын тутырырга кирәк:  https://forms.yandex.ru/u/64832b1484227c00c1d929f6/.

Конференция нәтиҗәләре буенча катнашучыларның мәкаләләренең электрон җыентыгы чыгарылачак, ул E-library фәнни электрон китапханәсендә урнаштырылачак һәм РИНЦта индексацияләнәчәк.

Тулырак итеп әлеге сайтта: http://vernadsky.ru/de/proekty/vkeo .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International