ТР Экология министрлыгында төрле югары уку йортлары студентлары өчен гамәли көннәр уза. Биредә 72 студент-эколог практика үтә. Алар арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт аграр университеты һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты укучылары бар. Әйтик, Кама буе һәм Идел аръягы территориаль идарәләрендә хәзер КФУ студентлары производство практикасын үтә. Алар инспекторлар белән бергә халыкның шикаятьләре буенча чыгып китәләр, үзләре пробалар сайлап алалар һәм анализлар үткәрәләр.
Экологлар әйтүенчә, практика теоретик белемнәрне ныгытырга, һөнәри күнекмәләр алырга һәм үзеңнең киләчәк хезмәт эшчәнлеге белән танышырга ярдәм итә.
«Производство практикасы экологик-аналитик лабораториягә барырга мөмкинлек бирә. Инспекторларның авыр эш көннәре турында белдем. Киләсе елда мин чыгарылыш квалификация эшен язачакмын, алган белемнәрем һәм күнекмәләр миңа һичшиксез ярдәм итәчәк», – дип сөйли студентларның берсе.