Диплом тапшыру тантанасы Казан дәүләт аграр университетында узды. Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентларын укуларын тәмамлаулары белән Татарстанның экология министры урынбасары Егор Тарнавский котлады.
«Хөрмәтле чыгарылыш студентлар, бүген сезнең зур бәйрәмегез. Хәзер сез – белгечләр. Мин ышанам, сезнең һәрберегез бу һөнәрне болай гына сайламагандыр. Бу авыр эшне йөрәк һәм җан чакыруы буенча гына сайлыйлар. Тормышыгызның иң мөһим этапларының берсе тәмамлануы белән котлыйм. Уңышлар телим», – дип теләде министр урынбасары.