Яшь геологлар XIV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында көч сынашачак

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

27 июльдә Әлмәт районының «Солнечный» балаларны савыктыру лагере базасында яшь геологлар өчен XIV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы старт ала. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 45 команда катнашачак. Татарстаннан берьюлы дүрт команда чыгыш ясаячак, шуларның берсе – республика ачык кыр олимпиадасы җиңүчесе – Казанның «Ферсман» IT-лицее командасы. Яшь геологлар үзләренең һөнәри осталыкларын 11 ярышта һәм 5 конкурста исбатлаячак. Катнашучыларны федераль һәм Татарстан геология вузлары, геология-җитештерү оешмалары вәкилләре бәяләячәк.

Олимпиада «Татнефть» ГАҖнең «Солнечный» лагеренда компания, шулай ук Татарстанның кече нефть компанияләре ярдәме белән узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International