Экологлар кисәтүе нигезендә Нурлат районындагы чүплек бетерелгән

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат районын мониторинглау барышында рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Хокук бозу Би күле авыл җирлегендә ачыкланган. Пычранган урын мәйданы 50 квадрат метр тәшкил итте.

Нурлат районы башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International