Экологлар кисәтүеннән соң Салмачы бистәсендәге чүплек бетерелә башлаган

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Идел буе районы Салмачы бистәсендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыру турында мәгълүмат алгач, урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында төзелеш калдыклары туплануы ачыкланган, чүпләнгән участокның мәйданы 690 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 1207,5 куб. м.

«Живой город» ҖЧҖ җир кишәрлеге хуҗасына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү бирелгән. Хәзерге вакытта җир участогында чүплекне бетерү буенча эшләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International