Казан шәһәренең «Дуслык» балаларга белем бирү-савыктыру үзәге базасында «Биосфера» республика экологик лагере-мәктәбенең XXIX сменасы уза. Профильле сменада экология буенча олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары әйләнә-тирә мохитне саклау буенча өстәмә белемнәр ала. Биредә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Нурлат һәм Зеленодольск, Биектау, Мамадыш, Азнакай, Зәй районнарыннан 6-10 сыйныф укучылары җыелган.
Табигать саклау ведомстволары вәкилләре эколагерьда катнашучылар белән очрашты. ТР Экология министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин балаларга Министрлыгыбызның инспекторлары эше турында сөйләде, су объектларын мониторинглауга аерым тукталды. Алынган мәгълүматны укучылар үзләренең фәнни проектларында кулланачак. Моннан тыш, Дамир Вәлиуллин мәктәп укучыларына Министрлык үткәргән чаралар һәм конкурслар турында сөйләде һәм аларда бик актив катнашырга чакырды.