Лаеш районында экоакциядә катнашучылар 150 капчык чүп-чар җыйдылар

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Бу ял көннәрендә Лаеш районының Имәнкискә авылы янында урман утыртмаларын чистарту буенча экологик акция узды. Чараны оештыручылар – Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте. Җыештыру эшләренә әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган 60 активист чыкты.

Гомуми тырышлык белән 147 капчык чүп-чар җыеп алынды, нигездә бу бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, сок пакетлары, пыяла шешәләр. Традиция буенча, монда чүп-чарны чыгару гадәти булмаганча бара – узган ел мотовоз тагылмасы ярдәмендә чыгарсалар, быел ат арбасында алып киттеләр.

«Бу юлы без монда бик күп чүп-чар җыйдык, 2021 елда 50 капчык җыелса, узган ел 107 капчык җыелган иде, быел исә җыелган чүп-чар күләме 147 капчык тәшкил итте. Бу урын татарстанлыларның ял итүе һәм йөрүе өчен бик популяр, алар, кызганычка каршы, ял итү урыннарында чүп-чар калдырып, үз-үзләрен тоту культурасына ия түгелләр. Ә бит җыештырылган урында түгел, ә чүп-чар калдырылмаган урында гына чиста булачак!" – ди Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков, гади генә кагыйдәләр турында искәртеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International