12 августта Казан шәһәренең Кремль яры буенда «ЭКОfest» яшьләр экологик фестивале узачак. ЭКОфестиваль – интерактив, белем бирү, иҗади һәм күңел ачу мәйданчыклары программасы.
ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенә Саба районында яшәүчеләрдән шикаять килде. Җирле халык Шәмәрдән авылында начар ис булуына зарлана. Һаваның торышын бәяләү өчен урынга Төньяк ТИ экологлары күчмә экологик лаборатория белән бергә чыктылар. Пробалар ПЭЛ урнаштырылган махсус җиһазлар ярдәмендә автомат режимда сайлап алынган. Сынаулар Лермонтов урамы, 63нче йорт адресы буенча алынган. Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китү очрагы ачыкланмаган.
14 ел элек Ильяс Галләмов Экология министрлыгына эшкә килә. «Йөрәк шулай кушты», – ди безнең рубрика герое үзе. Инспектор һәм лаборатория җитәкчесе урынбасары булып эшли. Хәзер ул – ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече. Ильяс Марс улы Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнарында җир асты байлыкларын рациональ куллану һәм саклау өчен җаваплы.
28 июльдән 4 августка кадәр Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләрдә пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артуы ачыкланмаган.
2023 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан «Ирекле агым» проекты кысаларында Казансу елгасы акваториясендә агач калдыкларын бетерү буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Эш Экология министрлыгының «Татарстан Республикасы елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» сынау фәнни-тикшеренү проектының икенче этабы кысаларында Казансу елгасы мисалында үткәрелә. «Ирекле агым»ның беренче нәтиҗәләре турында бүген «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә экология министры урынбасары Егор Тарнавский һәм Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков сөйләде.
Татарстан Республикасы ел саен коммерциячел булмаган оешмаларга социаль әһәмиятле проектларны, шул исәптән экологик юнәлешле проектларны гамәлгә ашыруга грант акчалары бүлеп бирә. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Егор Тарнавский экологик проектларны гамәлгә ашыруга грантлар һәм субсидияләр турында сөйләде.
Кызыл китапка кертелгән лачын-балабан популяциясен торгызу проекты «Бәллүр компас» илкүләм премиясендәнең интернет-тавыш бирүенең беренчел нәтиҗәләре буенча 2 урынны алды. Проектны гамәлгә ашыру турында бүген «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә экология министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде. Матбугат конференциясендә шулай ук ТРда Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе урынбасары - А.И.Щеповских исемендәге төбәк иҗтимагый фондының башкарма директоры Андрей Агарков катнашты.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары эшкуарлар белән профилактик визит үткәрделәр. Мондый чаралар барышында Экология министрлыгы хезмәткәрләре юридик затларны һәм эшкуарларны экологик законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәмәгән очракта килеп чыга торган җаваплылык турында алдан ук кисәтәләр. Әйтик, шәхси эшмкуар Мирсәяпов күптән түгел салым органында теркәлгән. Ир-ат транспорт логистикасы белән шөгыльләнергә карар итә, моның өчен машинаны арендага ала. Әйләнә-тирә мохитне саклау турында федераль закон таләпләре буенча эшкуар калдыклар паспортын алып барырга тиеш.
ЭкоНевидаль! Татарстанның иң матур һәм гадәти булмаган урыннары турында сез безнең «ЭкоНевидаль» рубрикасыннан белә аласыз.
Чирмешән районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Иске Кади авылында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Пычранган участокның мәйданы 3300 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 500 куб. м.