Табигатьне саклау законнарын бозган өчен җир кишәрлеге хуҗасы 1 миллион сумнан артык акча түләгән

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында туфракка тимер-бетон ватыкларын туплау очрагы ачыкланган. Территориянең чүпләнү мәйданы 6376 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 7651 куб. м. Экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпләп чыгарганнар.

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе Татарстан Республикасы Арбитраж судына җир участогы хуҗасына зыянны каплау турында дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Экологларның дәгъва таләпләре суд органы тарафыннан канәгатьләндерелгән. Җир участогы хуҗасы чүплекне бетергән, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен 1 275 218 сум күләмендә түләгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International