«Бергәләп сортларга аерабыз!» ТР Экология министрлыгы инспекторлары Арча районы балалар бакчасы балаларына калдыкларны ничек дөрес сортларга кирәклеген сөйләделәр

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арчаның 10 нчы балалар бакчасы балалары өчен экодәрес үткәрделәр. Белгечләр балаларга сирәк очрый торган кошлар һәм хайваннарның ни өчен юкка чыгуы, янгынга нәрсәнең сәбәпче була алуы һәм чүп-чарны сортлауның ни өчен мөһим булуы турында сөйләделәр.

Экологлар «Чүп-чарны сортларга өйрәнәбез» уены мисалында балаларга калдыкларны аерым җыюның файдасын күрсәттеләр.

Хәзер балалар барлык чүп-чарны фракцияләргә бүләргә кирәклеген беләләр, чөнки барлык чүп-чарның яртысыннан күбрәген эшкәртеп була.

«Экология турында өлкәннәр белән генә түгел, балалар белән дә сөйләшергә кирәк, чөнки нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә булачак өлкәннәрнең үз-үзләрен тоту моделе формалаша. Иң мөһиме – табигать дөньясына танып белү кызыксынуын, кызыксынучанлыкны үстерү. Балалар өчен ата-аналарның үрнәге мөһим, чөнки алар гадәтләрен, белемнәрен, күнекмәләрен алардан алалар», – дип сөйләде ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторы Алия Шәймуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International