ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

Бу хакта ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский туры эфирда сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, платформаны 3 ел элек, экологик хәл турында мәгълүмат җыюны автоматлаштырырга һәм барлык мәгълүматны бер системага җыярга кирәк булгач, эшли башлаганнар.

Татарстанлылар хәзер Россия Юстиция министрлыгының дәүләт электрон сервисы аша түләүсез юридик ярдәм ала алачак. Биредә «Вправе.рф» хокукый ярдәм порталы эшли башлады: https://вправе.рф/

16 сентябрьдә һәркемне дә Юдино поселогының Зөбәрҗәт күлендә «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсендә көтеп калабыз. Җыештыру «чиста уеннар» форматында узачак, анда катнашучылар чын квест-уенда көрәшәчәк: командаларга тизлек өчен чүп җыярга, аны фракцияләргә бүләргә кирәк булачак. Җыелган һәр капчык өчен командаларга махсус кушымтада баллар бирелә. Иң күп балл җыйган командалар кыйммәтле бүләкләр алачак.


7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча Ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча районы Урта Бирәзә башлангыч мәктәбенең кече сыйныф укучыларына табигатьне саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Инспекторлар балаларны Экология министрлыгы үткәргән экологик акцияләр белән таныштырдылар. Мәсәлән, мәктәп укучылары батарея җыюда катнаша, утильләштерүгә электролом тапшыра, өмәгә килә яки табигать өчен яхшы гамәл кылып, #ЭстафетаДобрада катнашучы була ала.

Азнакай районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Кәкре Елга авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар.


6
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Казан «Чиста мирас» яшь экологлар олимпиадасы кысаларында уза торган «Игелекле эшләр эзләре буенча» чаралар марафонына кушылды. Бүген мәктәп укучылары һәм студентлар, җирле активистлар, волонтерлар һәм яшь натуралистлар Казансу елгасы ярын чистартырга килде.

Глобаль климат үзгәреше, парник эффекты. Хәзер без бу хакта ешрак ишетәбез һәм  төрле парадоксаль һава торышы үзгәрешләрен ешрак нәкъ менә шуның белән бәйлибез. Хәзерге вакытта атмосферада антропоген матдә ташландыкларының яртысы җыела, алар парник эффектын көчәйтә һәм глобаль җылынуны тизләтә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлеге белән берлектә Казан шәһәренең Киров районы Светлое күленә агынты сулар агызу турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар.

Татарстанга эш визиты белән Россия Табигать министрлыгының Су ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Роман Минухин килде. Татарстанның экология министры Александр Шадриков белән бергә ул «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган эшләрнең барышы белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International