Бу хакта ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский туры эфирда сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, платформаны 3 ел элек, экологик хәл турында мәгълүмат җыюны автоматлаштырырга һәм барлык мәгълүматны бер системага җыярга кирәк булгач, эшли башлаганнар.
Мәсәлән, «Җир асты байлыклары» ярдәмче системасын булдыру һәм кертү уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк, атап әйткәндә: законсыз чыгарылган файдалы казылмаларны ташуны булдырмау, җир асты байлыкларыннан файдаланганда барлыкка килә торган кайбер бозуларны туктату, ведомствоара оператив хезмәттәшлекне тәэмин итү.
Татарстан Республикасында «Экомониторинг» ярдәмче системасын кертү атмосфера һавасы торышына контрольне көчәйтергә, атмосфера һавасының начарлануына оператив рәвештә җавап бирергә, республика шәһәрләренең инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Министрлык инспекторлары автомат режимда атмосфера һавасының канәгатьләнерлек булмаган халәтенә өлеш керткән ихтимал чыганаклар турында мәгълүмат белән теркәлгән артулар турында хәбәрләр алачак. Шулай итеп, җавап бирү, тискәре йогынты чыганагын табу һәм тиешле чаралар күрү өчен вакыт кимиячәк.
Әйтик, Татарстан территориясендә, министр урынбасары сүзләренчә, атмосфера һавасын контрольдә тоту буенча 17 автомат станциядә мониторинг алып барыла, шулай ук тәүлек әйләнәсе гражданнар мөрәҗәгатьләренә җавап бирүче 6 күчмә лаборатория бар.
«Һәр 20 секунд саен безнең станцияләр сәнәгать предприятиеләре йогынтысы зонасында атмосфера һавасын күзәтә. 20 минут эчендә бу күрсәткеч уртачалана һәм экологик мониторинг системасына тапшырыла. Шуннан соң исәпләүләр үткәрелә, алар безгә потенциаль бозучыларны билгеләргә ярдәм итә. Цифрлаштыру безгә станцияләребездән алыначак күрсәткечләрне автомат режимда эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Аларны кул режимында системага кертергә, аннары исәпләүләр алырга кирәкми. Бу нәкъ менә цифрлы платформа», – дип аңлатты министр урынбасары.
Шулай итеп, платформа республиканы уңай атмосфера һавасы, су сыйфаты белән тәэмин итү, җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге бозуларга оператив рәвештә җавап бирү өчен корал булып тора. «Безнең халык бу платформада башка ведомстволар белән берлектә эшебезнең нәтиҗәләрен алачак», – дип билгеләп үтте Егор Тарнавский.
«ТР Экологик картасы» геомәгълүмат системасы инде эшли, анда рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннарын, чүплекне бетерүнең билгеләнгән һәм фактик вакытын һ.б. ачык күрергә мөмкин.
Платформа 67% дәрәҗәсендә әзер. Декабрьдә аны апробацияли башлыйлар, ә киләсе елның беренче кварталында куллана башлау күздә тотыла.