Татарстанга эш визиты белән Россия Табигать министрлыгының Су ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Роман Минухин килде. Татарстанның экология министры Александр Шадриков белән бергә ул «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган эшләрнең барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү, Казан шәһәренең канализация биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә эшләми торган Озерное нефть ятмасының торба үткәргечен демонтажлау, шулай ук Россия Федерациясенең «Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында Кама Тамагы штп. Куйбышев сусаклагычы янында ярын ныгыту буенча эшләр алып барыла.
Барлык эшләр дә график буенча башкарыла.
Бүгенге көндә ләм басуларын рекультивацияләү объектында балчык калдыкларын күчерү, 224 геотуб тутыру, георәшәткә, вак таш катламы урнаштыру, ком салу буенча эшләр алып барыла, объектның гомуми әзерлеге – 54 %, Озерное нефть ятмасының эшләми торган торба үткәргечләрен сүтү, сүтелгән торбаларны утильләштерүгә чыгару буенча эшләр алып барыла, объектның гомуми әзерлеге – 53%, инде 13 километр торба чыгарылган, Казан шәһәренең канализация биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү 64% башкарылган, шулай ук Кама Тамагы штп. Куйбышев сусаклагычы янында ярны ныгыту буенча эшләрнең югары әзерлеге билгеләнгән, алар 89% тәшкил итә, объектта шпунт тутырылган, очлык борысын, кире фильтр урнаштыру, явым-төшем канализациясен төзү буенча эшләр алып барыла.
Шулай ук эшлекле сәфәр барышында Роман Минухин һәм Александр Шадриков «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында планлаштырыла торган перспективалы объектлар, атап әйткәндә, Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасы үзәнен чистарту эшләре белән таныштылар. Чаллы шәһәре чикләрендә 4,6 км (Чаллы шәһәренең үзәк өлеше) чистарту планлаштырыла.
Мәләкәс елгасын чистарту участогы федераль һәм төбәк әһәмиятендәге вәкаләтләрне аеру буенча ике зонага бүленә: беренче участок – Түбән Кама сусаклагычының терәк зонасында, икенче участок – Түбән Кама сусаклагычының терәк зонасыннан соң.
1,5 км озынлыктагы беренче участок 2022 елда федераль бюджет акчалары хисабына «Средволгаводхоз» ФГБВУ «Центррегионводхоз» филиалы титулы буенча гамәлгә ашырыла. 3,1 км озынлыктагы икенче участокны 2025 елдан «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашыру планлаштырыла.