Бүген Казан «Игелекле эшләр эзләре буенча» марафонына кушылды, Казансу ярында өмә оештырылды

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Казан «Чиста мирас» яшь экологлар олимпиадасы кысаларында уза торган «Игелекле эшләр эзләре буенча» чаралар марафонына кушылды. Бүген мәктәп укучылары һәм студентлар, җирле активистлар, волонтерлар һәм яшь натуралистлар Казансу елгасы ярын чистартырга килде.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстанның экология министры урынбасары Егор Тарнавский мөрәҗәгать итте. «Бүген Татарстан башкаласы Әлмәттән «Игелекле эшләр эзләре буенча» экочара эстафетасын кабул итә. Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятеннән коллегаларыбыз белән бергә без Казансуның яр буе территориясен җыештыру буенча акция үткәрәбез. Марафонда «Татнефть» эшчәнлеге зонасы буенча республиканың 11 торак пункты катнаша, анда төрле экоакцияләр үткәреләчәк. Казан бүген эстафетаны Чаллыга тапшыра!» – дип билгеләп үтте Егор Тарнавский.

Ике сәгать эчендә 160 катнашучы 100 капчыктан артык чүп җыеп, аны пыяла, пластик һәм сортланмый торган калдыкларга бүлделәр. «Без монда шәһәребезне чүп-чардан чистартырга дип килдек. Монда пыяла һәм пластик шешәләр бик күп. Зинһар өчен, чүпләмәгез һәм үз артыгыздан җыештырып йөрегез!» – ди яшь натуралистлар хәрәкәте активисты.

Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә Нефтьчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында яшь экологларның «Чиста мирас» олимпиадасы старт алды. Быел олимпиада беренче тапкыр үткәрелә. Ул Татарстан нефтен эшкәртүгә 80 ел тулуга, Ромашкино ятмасының 75 еллыгына һәм Россиядә педагог һәм остаз елына багышлана.

Олимпиада форматы 2 этапны – читтән торып һәм турыдан-туры үткәрүне күздә тота. Читтән торып уза торган этап кысаларында экомарафон узачак. Ай дәвамында Татарстанның 11 торак пунктында уен форматындагы өмәләр, экологик турлар, агач утыртулар һәм экологик фестиваль узачак.

Олимпиаданы Татарстанның Экология министрлыгы һәм  В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International