Бүген «Чистый Татарстан»тапшыруында Татарстанның карбон полигоннары турында сөйлибез

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Глобаль климат үзгәреше, парник эффекты. Хәзер без бу хакта ешрак ишетәбез һәм  төрле парадоксаль һава торышы үзгәрешләрен ешрак нәкъ менә шуның белән бәйлибез. Хәзерге вакытта атмосферада антропоген матдә ташландыкларының яртысы җыела, алар парник эффектын көчәйтә һәм глобаль җылынуны тизләтә. Парник эмиссиясенең калган өлешен җир һәм диңгез экосистемалары үзләштерә. Бу системаларның атмосферадагы углеродны үзләштерү сәләте белән идарә итәргә өйрәнеп буламы һәм моны ничек эшләргә? Бу хакта бүген «Чистый Татарстан» тапшыруында сөйләшербез. Студия кунагы – КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Мария Кожевникова, ул Татарстанның карбон полигоннары һәм киләчәкне үзгәртергә сәләтле фәнни тикшеренүләр турында сөйләячәк. Бүген 19.40 һәм 22.40 сәгатьләрдә «Эфир» телеканалында «Перехват» тапшыруыннан соң карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International