ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча районы Урта Бирәзә башлангыч мәктәбенең кече сыйныф укучыларына табигатьне саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Инспекторлар балаларны Экология министрлыгы үткәргән экологик акцияләр белән таныштырдылар. Мәсәлән, мәктәп укучылары батарея җыюда катнаша, утильләштерүгә электролом тапшыра, өмәгә килә яки табигать өчен яхшы гамәл кылып, #ЭстафетаДобрада катнашучы була ала.
Эко-әңгәмә ахырында инспекторлар балаларга уен уйнарга тәкъдим иттеләр. Мәктәп укучылары табышмакларны чиште, экология буенча сорауларга җавап бирделәр.
Шулай ук балалар экологларга территорияләрне җыештыру акцияләрендә актив катнашулары, ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре белән агачлар һәм куаклар утыртулары турында сөйләделәр.
«Хәзер без балаларда экология белән кызыксынуны ешрак күрәбез. Күп кенә балалар әти-әниләре белән бергә акцияләрдә актив катнашып кына калмыйлар, ә тулаем алганда экологик тормыш рәвеше алып баралар. Балалар безгә өйләрендә чүп-чарны ничек сортларга аеруы, капкачлар яки батареялар җыюы, өй, балалар бакчасы яки мәктәп тирәсендәге чисталыкны күзәтүләре турында сөйлиләр, бу бик сөендерә. Димәк, экология беренче урында торачак буын үсә», – дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторы Алия Шәймуллина.