Александр Шадриков Куйбышев сусаклагычыннан ташлау чыгымнарын киметү тәкъдиме белән кабат чыгыш ясады

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча Ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырышта эшче төркем әгъзалары, шул исәптән – Росрыболовство, Росморречфлот, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Табигать министрлыгы, Росгидромет, «СО ЕЭС» АҖ, «РусГидро» ААҖ, «Татэнерго» АҖ вәкилләре, Идел-Кама бассейны чикләрендә урнашкан субъектларның башкарма хакимият органнары, шул исәптән Ульяновск, Самара, Волгоград, Әстерхан өлкәләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан видеоконференцэлемтә буенча утырышта Татарстанның экология министры Александр Шадриков, шулай ук «Татэнерго» АҖ вәкилләре катнашты.

11.09.2023 башлап 10.10.2023 кадәр Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын билгеләү мәсьәләсе тикшерелде.

07.09.2023 көнендә Куйбышев сусаклагычының дәрәҗәсе 50,50 м БС тәшкил итә.

Утырышта Татарстан һәм якын 4 төбәк вәкилләре Куйбышев сусаклагычы гидроузелы аша чыгымнарны диспетчерлык графигына һәм Куйбышев сусаклагычының су ресурсларын куллану кагыйдәләренә ярашлы рәвештә тәүлегенә 3400 мең кубик метрга кадәр киметү яклы булдылар. Исегезгә төшерәбез, хәзер агызу чыгымнары 5 000 куб.м/с тәшкил итә.

Әстерхан өлкәсе вәкилләре 5 000 куб.м/с сорадылар.

Росводресурсы тарафыннан Куйбышев сусаклагычы гидроузелы аша су чыгымнарын 5 000 куб.м/с зурлыгыннан 4400 куб. м/с зурлыгына кадәр киметергә, ә Әстерхан өлкәсенең су ихтыяҗларын Волгоград сусаклагычы ресурслары хисабына канәгатьләндерергә тәкъдим ителде.

Фараз исәпләмәләре буенча чыгымнар 4400 куб.м/с. булганда Куйбышев сусаклагычының дәрәҗәсе алдагы чорга караганда (11 август – 10 сентябрь) азрак интенсивлык белән кимичәк.

Сусаклагычларның гидротехник узелларның билгеләнгән эш режимнары Росводресурсының рәсми сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International