Татарстан районнарындагы киңәшмәләрдә әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларны исәпкә кую мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Ленар Касыймов Әтнә, Арча, Балтач һәм Теләче районнарында күчмә киңәшмәләр үткәрде. Киңәшмәләр район башкарма комитетлары вәкилләре катнашында узды. Очрашуда табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен үтәү, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны исәпкә кую, уңайсыз метеорологик шартларда чаралар планнарын килештерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Балтач һәм Әтнә районнары вәкилләре  җирләрне консервацияләүнең нинди шартларда узуы белән кызыксындылар.

Җирләрне консервацияләү бозылган, тискәре йогынты аларның деградациясенә, экологик хәлнең начарлануына китергән һәм рекультивацияләү хисабына 15 ел дәвамында  нәтиҗәләрне бетерү мөмкин булмаган җирләргә карата үткәрелә. Мондый территорияләрдә хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашыру рөхсәт ителми», – дип аңлатты ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Ленар Касыймов.

Киңәшмәдә шулай ук «ТР Геоүзәге» ДБУ Төньяк бүлеге башлыгы Гөлнара Җәләлдинова чыгыш ясады. Ул экология өлкәсендә лаборатория тикшеренүләре турында сөйләде.

Шундый ук киңәшмәләр Югары Ослан, Питрәч, Апас һәм Кама Тамагы районнарында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International