Экология министрлыгының һава сыйфатын контрольдә тоту станцияләре бер атна эчендә Казанда һәм Зеленодольск районында пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китү очракларын теркәгән

2023 елның 15 сентябре, җомга

8-15 сентябрьдә «Салават күпере» торак комплексында урнашкан АСКЗА-5 станциясендә максималь тапкырлыгы 3,4 ПДК булган күкерт водороды буенча 28 арту һәм Осиново бистәсендә урнашкан АСКЗА-1 станцисендә күкерт водороды буенча 1 арту очрагы теркәлгән. Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75 йорт адресы буенча урнашкан АСКЗА-2 станциясендә дә максималь тапкырлыгы 1,7 ПДК булган азот оксиды буенча арту очраклары теркәлгән.

Министрлыкның башка станцияләрендә пычратучы матдәләрнең ПДК артуы теркәлмәгән.

Узган атнада Экология министрлыгына «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләрдән 27 мөрәҗәгать килгән. Халык үтенече буенча күчмә экологик лабораториянең Казан шәһәренең төньяк зонасына, шул исәптән төнге вакытта да, чыгуы оештырылды. Моннан тыш, экологлар, матдәләрнең киңрәк исемлеге буенча анализлау өчен, кулдан ясалган насос-проба алгыч ярдәмендә пробалар да сайлап алганнар. Бу анализлар һәм рейдлар нәтиҗәләре буенча торак зонада артыклык теркәлмәгән.

Контроль станцияләрендә теркәлгән артулар турында мәгълүмат Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә һәм Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International