Бүген 16 сентябрьдә Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күлендә узачак өмәгә теркәлүнең соңгы көне. Чистарту «Чиста уеннар» квест-уены форматында узачак. Команда әгъзаларына җыелган чүп-чар өчен баллар җыярга туры киләчәк. Чикләнгән вакыт эчендә күл ярын чистартырга һәм алга таба эшкәртү өчен җыелган калдыкларны сортларга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, уенда катнашу өчен 4 кешелек командага берләшергә һәм 14 сентябрьдә 12:00 сәгатькә кадәр https://clc.ink/5096c0IJA сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.
Экоакция 11:00 сәгатьтә башлана, мәйданчыкта теркәлү – 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр.
Катнашучылар өчен трансфер да оештырылачак. Трансферга сылтама буенча индивидуаль теркәлү үтәргә кирәк: https://clck.ru/35bRQt.
Өмә «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында узачак. Оештыручылар – ТР Экология министрлыгы, «Чиста булачак» ТР яшьләр экохәрәкәте, Рус география җәмгыятенең ТР бүлекчәсе.