Ял көннәрен файдалы үткәрәбез! Иртәгә барыгызны да Юдино бистәсенең Зөбәрҗәт күлендә узачак экологик шимбәгә чакырабыз!

2023 елның 15 сентябре, җомга

16 сентябрьдә барыгызны да Юдино бистәсенең Зөбәрҗәт күлендә «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсендә көтеп калабыз. Чистарту «Чиста уеннар» квест-уены форматында узачак.

Исегезгә төшерәбез, командаларда катнашучыларга җыелган чүп-чар өчен баллар җыярга туры киләчәк. Чикләнгән вакыт эчендә күл ярын чистартырга һәм алга таба эшкәртү өчен җыелган калдыкларны сортларга кирәк.

Экоакция 10:50 - 11:00 сәгатьтә башлана, мәйданчыкта теркәлү – 10:00 сәгатьтән 10:50 сәгатькә кадәр.

Өмә «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында узачак. Оештыручылар – ТР Экология министрлыгы, «Чиста булачак» ТР яшьләр экохәрәкәте, Рус география җәмгыятенең ТР бүлекчәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International