Көз – уку елының башы. Күптән түгел бу безнең хезмәткәрләргә дә кагылды, әмма хәзер алар сентябрьне ТР Экология министрлыгы белгечләре статусында каршы алалар. Гөлинә Мөхәммәтшина – Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең яшь инспекторы. Ул Бөтенроссия дәүләт юстиция университетын тәмамлаган. Ләкин кыз юрист булуына карамастан, үзен инспектор ролендә сынап карарга карар итә. Хәзер Гөлинә Татарстанның биш районында: Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче районнарында тәртипне күзәтә. Халык белән бергә чүплекләрне ачыклый, җир асты байлыкларыннан файдаланучылар белән эшли, су саклау зоналарын күзәтә.
«Татарстанда экологиягә битараф булмаган кешеләр бик күп. Һәркем агач утырта, өмә оештыра яки калдыкларны сортларга аера башлый ала һәм бу бик яхшы. Без, эколог буларак, халыкка күбрәк аңлатырга һәм сөйләргә тырышабыз, мәктәп укучылары белән эшлибез, чөнки барыбызны да уртак эш берләштерә – без кечкенә Ватаныбызны яратабыз!» – дип сөйли Гөлинә Мөхәммәтшина.
Хезмәттәшләре яшь белгечнең перспективалы хезмәткәр генә түгел, ә шулай ук бик ярдәмчел кеше булуын да билгеләп үтәләр. Эштән буш вакытта Гөлинә ире һәм ике кызы белән бергә сәяхәт итәргә ярата. Гаиләдә, балалар шулай итеп тирә-юньнең никадәр матур булуын һәм аны саклауның мөһимлеген аңлый һәм кадерли башлыйлар, дип ышаналар.