Бу хакта бүген Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко белдерде. Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченконың эшлекле очрашуы узды.
Исегезгә төшерәбез, ул Татарстанга кичә килде һәм «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган истәлекле объектларны карарга өлгерде. Вице-премьер Казанның биологик чистарту корылмаларында, ләм кырларында булды, Самосыр полигонын рекультивацияләү буенча эшләр барышы белән танышты. Сынау проектларының җентеклекләре һәм детальләре, аерым алганда, ләм кырларын рекультивацияләгәндә кулланыла торган геотурбирование технологиясе, Самосыр полигонында кулланыла торган актив дегазация системасы турында кичә ТР экология министры Александр Шадриков сөйләде.
Виктория Абрамченко үзе күргән барлык проектларның уңышлы тормышка ашырылуын хәбәр итте. «Барысы да графикта. Бернинди куркыныч күрмибез», – дип билгеләде ул.
Рөстәм Миңнеханов Виктория Абрамченкога республикада тармак үсешенә игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында вице-премьер, «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Татарстан бүген Идел буе федераль округында беренче урында тора, дип белдерде.