Татарстан башкаласында Kazan Digital Week 2023 халыкара форумы тәмамлана. Форум көннәрендә «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгы 31 илдән 5,7 мең фикердәшне берләштерде. Форумның тулы программасында спикер сыйфатында ТР Экология министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге башлыгы Никита Маслов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул «Яңа чынбарлыкта тотрыклы үсеш максатлары. Икътисад өчен фокуслар һәм реаль эффектлар» сессиясе кысаларында декарбонизация буенча республика программасы турында җентекләп сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, глобаль климат үзгәрүен булдырмауның бер ысулы – декарбонизация курсы. Декарбонизация – парник газлары чыгаруны киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы. Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча климат сәясәте һәм декарбонизация буенча планнар мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем төзелде. Эшче төркемдә республика предприятиеләре һәм оешмалары, ТР Фәннәр академиясе, югары уку йортлары һәм министрлыклар вәкилләре катнаша. Эшче төркем утырышларында парник газлары чыгаруны киметүгә һәм аларны үзләштерүне арттыруга юнәлдерелгән технологияләрне кертү, фәнни проектлар, шулай ук углерод балансын идарә итүдә яңа алымнар турында фикер алышалар.
Белешмә: углерод нейтральлеге – углекислый газ бүленеп чыгуның чиста нуль торышы. Моңа углекислый газны үзләштереп һәм бетереп, баланслау юлы белән ирешелергә мөмкин.