ТР Экология министрлыгы инспекторлары Норма авыл җирлегендә скважинаны законсыз бораулау фактын ачыкладылар

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Бүген Балтач районын тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Норма авыл җирлегендә скважинаны законсыз бораулау фактын ачыкладылар. Экологлар ачыклаганча, җир участогы хуҗасы, киләчәктә коммерция максатларында автомобиль юу урынында файдалану өчен, җир асты суларын чыгару өчен скважина бораулаган, шул ук вакытта милекче җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия рәсмиләштермәгән. Скважинаны бораулау буенча эшләрне «Строймонтаж» ҖЧҖ оешмасы башкарган. Милекче һәм оешма адресына табигатьне саклау законнарын бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта скважинаны бораулау эшләре туктатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International