Kazan Digital week-2023 халыкара форумында экология һәм табигатьтән файдалану тармагының цифрлы платформасын тәкъдим иттеләр

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумы ачылды. Форумның пленар утырышында ТР экология министры Александр Шадриков катнашты. Шулай ук «Цифрлы платформалар һәм дәүләт идарәсенә интеграцияләү ысуллары» секциясе кысаларында «Эттон» компанияләр төркеменең экология юнәлеше җитәкчесе Максим Ермошин хәзер ТР Экология министрлыгы өчен эшләнә торган экология һәм табигатьтән файдалану тармагының цифрлы платформасын тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, платформаны 3 ел элек, экологик хәл турында мәгълүмат җыюны автоматлаштырырга һәм барлык мәгълүматны бер системага җыярга кирәк булгач, эшли башлаганнар. «ТР Экологик картасы» геомәгълүмат системасы инде эшли, анда рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннарын, файдалы казылмаларны чыгару өчен лицензияле һәм килештерелгән участокларны, су астына баткан судноларны һ.б. ачык күрергә мөмкин.

Платформа 67% дәрәҗәсендә әзер. Декабрьдә аны апробацияли башлыйлар, ә киләсе елның беренче кварталында куллана башлау күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International