Виктория Абрамченко Казанда калдыкларны энергетик утильләштерү заводының төзелеш мәйданчыгында булды

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Татарстан Республикасында калдыкларны энергетик утильләштерү заводының төзелеш мәйданчыгында булды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озатуында Виктория Абрамченко объект төзелеше барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, Казанда калдыкларны энергетик утильләштерү заводы (ЗЭУ) төзелеше 2017 елда Мәскәү өлкәсендә шундый ук дүрт завод проектлары белән бер үк вакытта башланды.

Проектны башлап җибәргәндә, калдыкларны энергетик утильләштерүнең иң нәтиҗәле һәм киң таралган технологиясе – колосник рәшәткәсендә яндыру билгеләнгән.

Объектны карау барышында аңлатмаларны «РТ-Инвест» АҖ генераль директоры Андрей Шипелов бирде. 

«Бинаны төзүгә бәйле барлык эшләр дә тәмамланган, әмма җиһазлар белән проблемалар бар. Санкцияләр басымы көнбатыш компанияләренә коммерция мөнәсәбәтләрен дәвам итәргә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә «РТ-Инвест» компаниясе Кытай партнерлары белән сөйләшүләр алып бара. Компания белдерүләре буенча, Кытай партнерлары көнбатыш партнерлары биргән шундый ук технологик чишелешләрне бирә. Ләкин без моны кабат экологик экспертиза аша тикшерергә тиеш. Мин Казан халкын ышандыра алам, әгәр без башта игълан ителгән һәм экологик экспертиза үткән параметрлар бозылса..., без экологик экспертизаны кабат узуны таләп итәчәкбез», – дип белдерде Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко.

Исегезгә төшерәбез, башта Татарстан Республикасында ЗЭУ Мәскәү өлкәсендәге объектлар белән бер үк вакытта 2022 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырылган иде, әмма COVID-19 пандемиясе барлык объектларда төзелеш-монтаж эшләрен гамәлгә ашыру процессын акрынайтты, шулай ук Татарстан Республикасында ЗЭУ өчен җиһазлар китерү шартларын килештерү вакытын арттырды.

Бүген Казандагы объектта эшләр расланган план нигезендә алып барыла. Барлык башлангыч-рөхсәт документлары бар, төп биналарның нигезләре тәмамланган, төзелеш эшләре алып барыла. 2023 елның сентябренә объектның төзелеш әзерлеге 24% артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International