Профилактик визит – контроль (күзәтчелек) эшчәнлек системасында зыян китерү куркынычын киметүнең төп коралы. Бүген бизнес объектларында профилактик чаралар үткәрү контроль (күзәтчелек) органнары, шул исәптән ТР Экология министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Узган ел Экология министрлыгы инспекторлары 51 профилактик визит үткәргән. Чаралар форматы эшкуарлар белән диалог режимында артык административ басымсыз гына бизнесның куркынычсыз эшләвенә ирешергә мөмкинлек бирә. Мондый визитлар кысаларында инспекторлар контрольдә тотылган затка түбәндәгеләр турында хәбәр итәләр:
- аның эшчәнлегенә яки аңа караган контроль объектларына куелган мәҗбүри таләпләр турында,
- контроль объектларының куркыныч критерийларына туры килүе турында,
- хәтәрлек категориясен киметүнең нигезләре һәм тәкъдим ителгән ысуллары турында,
- контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында.
Шулай ук алар экологик законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәмәү очрагында эшкуарларны җаваплылык турында да кисәтәләр.
Профилактик визит турында актуальләштерелгән белешмә Министрлык сайтында урнаштырылган: https://eco.tatarstan.ru/file/pub/pub_3276395.pdf. Аны оешмаларга профилактик визитлар үткәрүнең төп үзенчәлекләре һәм тикшерүдән аермалары турында мәгълүмат бирү чарасы буларак кулланырга мөмкин.