Минзәлә районының 2 нче мәктәбе һәм Тауасты Байлар авылы мәктәбе укучылары Гөлек авылында балык фермасында булганнар. Балаларга нинди төр балыклар үстерелүе күрсәтелгән һәм аларны үрчетү үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр. Монда карп һәм аның иң «якын туганы» – ак амур үстерелә.
Экскурсиядән соң мәктәп укучылары «Татнефть» хезмәткәрләре белән бергә Түбән Кама сусаклагычына 7 меңнән артык чөгә маймычын йөздереп җибәргән. Балык җибәрү эше Дәвек авылы янында узган.
«Су астындагы тереклек дөньясы турында белүе кызык, мин табигатьне сакларга, өмәләрдән соң нәтиҗәләрне күрергә яратам, дөньяны чистарак итәргә телим«, – дип тәэсирләре белән уртаклаша «ЭКО Тайм» отряды әгъзасы, Минзәләнең 2 нче мәктәбе укучысы Юлия Рәхмәтуллина.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чөгә балыгы – мәрсин балыклары семьялыгыннан. Ул Кызыл китапка кертелгән һәм аны тоту тыелган.
Балык җибәрү «Чиста мирас» яшь экологлар олимпиадасы кысаларында узган.
Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә «Чиста мирас» яшь экологлар олимпиадасы старт алды. Быел Олимпиада беренче тапкыр үткәрелә. Ул Татарстан нефтен эшкәртүгә 80 ел тулуга, Ромашкино ятмасының 75 еллыгына һәм Россиядә педагог һәм остаз елына багышлана.
Олимпиаданы оештыручылар – Татарстанның Экология министрлыгы һәм В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ.