ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2023 ел
җомга

Буа районы территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Дәүләт инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Объездная урамындагы җир кишәрлегендә рөхсәтсез рәвештә төзелеш вак ташлары урнаштырылуы ачыкланды. Пычрату урынының гомуми мәйданы 1411 кв. метр тәшкил итә. Экологлар исәпләп чыгарганча, әйләнә-тирә мохиткә 917 150 сум күләмендә зыян китерелгән.

Гомуми таралган файдалы казылмалар булган җирле әһәмияттәге җир асты участоклары исемлеген әзерләү, карау һәм килештерүнең, яки мондый исемлекләрне килештерүдән баш тартуның, шулай ук аларга үзгәрешләр кертүнең яңа тәртибе үз көченә керде, ул Роснедрның 2023 елның 29 маендагы 304номерлы боерыгы белән расланган.

10-17 ноябрь көннәрендә Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләре атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китү очракларын теркәмәгән.

Татарстан Республикасы «БумБатл» Бөтенроссия акциясе лидерлары бишлегенә керде. Бер ай эчендә Татарстаннан акциядә катнашучылар 185 тонна макулатура җыеп, аны эшкәртүгә тапшырганнар.


16
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

23 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты бинасында Татарстан районара табигать саклау прокуроры Айрат Низамиев ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Ленар Шәйдуллин

Экология министрлыгында экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева рәислегендә Татарстан Республикасының климат сәясәте һәм декарбонизация мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды. Анда шулай ук республика оешмалары, министрлыклары һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашты.


15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Экология министрлыгы һәм территориаль идарәләр хезмәткәрләре экологик грамоталылык буенча белемнәрен тикшерделәр. 106 эколог «Эколог» категориясендә Бөтенроссия диктантында катнашты. Министрлык бинасында, шулай ук ведомствоның барлык территориаль идарәләрендә узган диктантка министр урынбасары Егор Тарнавский старт бирде. Ул хезмәттәшләренә уңышлар теләде һәм, ел саен республикада Экодиктант иң югары дәрәҗәдә уза, татарстанлылар катнашучылар саны буенча күп тапкырлар лидер булдылар, чөнки мондый мәгърифәтчелек проекты табигать турында белемнәрен сынап карау өчен бик яхшы мөмкинлек, дип билгеләде. Идарәләр башлыклары, министр урынбасарлары, инспекторлар – ведомство хезмәткәрләренә 45 минут эчендә 25 тест биременә җавап бирергә туры килде. Тестның дүрт вариантыннан экологлар иң катлаулысын хәл иттеләр. Бу бүлектә сораулар катлаулы һәм берничә җавап вариантын үз эченә ала иде.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре «Россия Конституциясенә 30 ел – үзеңне тикшер!» Бөтенроссия онлайн-конкурсында катнаштылар. 10 минут эчендә экологларга РФ Конституциясенең структурасы һәм эчтәлеге, гражданнарның төп хокуклары һәм ирекләре, хакимият структурасы һәм илнең Төп Законының башка аспектлары буенча 10 сорауга җавап бирергә туры килде. Һәр катнашучы катнашу турында сертификат алды.

Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа балаларына пластикның нәрсә икәнен һәм аның тулысынча таркалуы һәм зыянсыз булуы өчен ничә ел кирәк булуы турында сөйләделәр. 

Әлмәт районын тикшерү барышында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары шәһәр чикләрендә Риза Фәхретдин урамында рөхсәтсез зур чүплек урынын тапканнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International