Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре «Россия Конституциясенә 30 ел – үзеңне тикшер!» Бөтенроссия онлайн-конкурсында катнаштылар. 10 минут эчендә экологларга РФ Конституциясенең структурасы һәм эчтәлеге, гражданнарның төп хокуклары һәм ирекләре, хакимият структурасы һәм илнең Төп Законының башка аспектлары буенча 10 сорауга җавап бирергә туры килде. Һәр катнашучы катнашу турында сертификат алды.
РФ Конституциясе турында белемнәрегезне әлеге сайтта тикшереп була: https://constitution.er.ru/ . Онлайн конкурс 25 ноябрьдә тәмамланачак. Иң күп балл җыйган 10 катнашучы кыйммәтле бүләкләр алачак. Конкурсның приз фонды 1,5 млн.сум тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, быел 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең 30 еллыгы билгеләп үтелә.