Экология министрлыгында экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева рәислегендә Татарстан Республикасының климат сәясәте һәм декарбонизация мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды. Анда шулай ук республика оешмалары, министрлыклары һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның гомуми химия һәм экология кафедрасы мөдире Юлия Тунакова Россия һәм Кытай университетларының «яшел» үсеш академия берлегендә эшләве турында сөйләде һәм парник газы концентрациясен исәпләү өчен нейрочелтәрле каскад моделен оештыруга бәйле эшләнмәләрне тәкъдим итте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, КНИТУ-КАИ Кытай ягы тарафыннан АТУРКның «Яшел» үсеш академиясе берлегенә чакырылган ун ватан университетының берсе. Июнь ахырында Циндао шәһәрендә (Шаньдунь провинциясе, Кытай) Кытай нефть университеты мәйданчыгында Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенең «яшел» үсеш академия берлеген оештыру тантанасы узган иде. «Яшел» берлеге түбән углеродлы һәм тотрыклы үсеш өлкәсендә катнашучы университетларның көчләрен берләштерү һәм потенциалын ачу, әйләнә-тирә мохитне саклау, чикләнгән ресурсларны оптималь файдалануга һәм экологик, табигать, энергия һәм материал саклау технологияләрен, шулай ук мәгариф, фәнни, яшьләр һәм мәдәни технологияләрне куллануга юнәлдерелгән чаралар эзләү мәсьәләләренә зур игътибар бирү, Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы арасында бу өлкәләрдә хезмәттәшлек итү максатында оештырылган.
Киңәшмәдә үз проектын КНИТУның техник фәннәр докторы Илфар Гыйльметдинов та тәкъдим итте. Ул эпоксидлардан һәм СО2дән циклик органик карбонатлар алуның өзлексез процессын эшләү турында сөйләде.