Бүген Экология министрлыгы һәм территориаль идарәләр хезмәткәрләре экологик грамоталылык буенча белемнәрен тикшерделәр. 106 эколог «Эколог» категориясендә Бөтенроссия диктантында катнашты. Министрлык бинасында, шулай ук ведомствоның барлык территориаль идарәләрендә узган диктантка министр урынбасары Егор Тарнавский старт бирде. Ул хезмәттәшләренә уңышлар теләде һәм, ел саен республикада Экодиктант иң югары дәрәҗәдә уза, татарстанлылар катнашучылар саны буенча күп тапкырлар лидер булдылар, чөнки мондый мәгърифәтчелек проекты табигать турында белемнәрен сынап карау өчен бик яхшы мөмкинлек, дип билгеләде. Идарәләр башлыклары, министр урынбасарлары, инспекторлар – ведомство хезмәткәрләренә 45 минут эчендә 25 тест биременә җавап бирергә туры килде. Тестның дүрт вариантыннан экологлар иң катлаулысын хәл иттеләр. Бу бүлектә сораулар катлаулы һәм берничә җавап вариантын үз эченә ала иде.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия экологик диктанты инде бишенче тапкыр үткәрелә. Ул 9 ноябрьдә бөтен Россия буенча старт алды һәм быел оештыручылар 5 миллион катнашучы булыр дип көтәләр. Татарстанда инде 216 офлайн-мәйданчык теркәлгән, алар арасында ачык мәйданчыклар да бар, анда һәркем килеп, экология буенча белемнәрен тикшерә ала. Ачык офлайн-мәйданчыклар, мәсәлән, Аксубай, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт һәм Лениногорск урманчылыкларында эшли.
Сез әле белемнәрегезне сынап карарга өлгерәсез! Моның өчен 26 ноябрьгә кадәр https://экодиктант.рус/ сайтында теркәлергә кирәк. Нәтиҗәләр буенча барысы да катнашучы сертификатлары алачак, ә җиңүчеләр махсус дипломнар алачак.
Исегезгә төшерәбез, проект экологик тәрбияне, кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән һәм