Чара 2023 елның 24-25 ноябрендә Казанда вице-премьер Виктория Абрамченко кушуы буенча һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән узачак.
Башлангыч сыйныфлар өчен предмет атнасы кысаларында Нурлат мәктәбендә экочара узды. Педагоглар укучылары белән бергә «Урман аланында» дигән экологик әкият куйдылар. Театральләштерелгән чарага Татарстан Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларын да чакырулы иде.
Мамадыш районында Бөрсет елгасы төбеннән 65 мең кубометрдан артык төп утырмалары күтәрелгән, анда быел үзәнне чистарту эшләре тәмамланган. Табигатьне саклау чаралары 2022 елда «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында башланды. Елганы чистартуга федераль бюджеттан 113,2 млн сум акча юнәлтелгән.
Россия Федерациясе Үзәк банкы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы финанс белемнәре буенча VI Бөтенроссия онлайн-зачетын үткәрә.
Ул – Олег Валентинович Юрьев.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск тракты буенча юл буенда рөхсәтсез төзелеш калдыкларын җыю урынын ачыклаганнар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе экологлары Чистайның 1нче «Веселая карусель» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән танышу өчен эко-әңгәмә үткәрделәр.
28 ноябрьдә Мәскәү шәһәренең Россия Халыклар дуслыгы университетында 2025 елның 1 гыйнварына кадәр комплекслы экологик рөхсәт алырга кирәк булган предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен укыту семинары узачак.
Тукай районын тикшерү барышында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Әҗмәкәй авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар.
Татарстанның экология министры Александр Шадриков #ЭстафетаДобрада катнашты. Ул үзенең кече ватан булган туган авылы Татар Саплыкта чишмә торгызды. Чишмәнең тарихы ярты гасырга якын. 50 ел элек җирле мәктәп укытучылары түбәнлектә яңа кизләү урынын табалар, аның өстеннән шефлык алып төзекләндерәләр, ә халык арасында әлеге чыганакны «Укытучы» чишмәсе дип йөртә башлыйлар.