ТР Экология министрлыгы АСКЗА ел башыннан Казанда 1 млн. артык үлчәү үтәгән

2023 елның 17 ноябре, җомга

10-17 ноябрь көннәрендә Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләре атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китү очракларын теркәмәгән.

Шулай ук халык үтенече буенча Казан шәһәренең төньяк зонасына чыгу һәм матдәләрнең киңрәк исемлеге буенча анализлау өчен кул насосы ярдәмендә пробалар алу да оештырылган. 14 ноябрьдә үткәрелгән анализлар нәтиҗәләре буенча артулар теркәлмәгән. 16 ноябрьдәге анализ нәтиҗәләре әле эштә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International