Гомуми таралган файдалы казылмалар булган җирле әһәмияттәге җир асты участоклары исемлеген әзерләү, карау һәм килештерүнең, яки мондый исемлекләрне килештерүдән баш тартуның, шулай ук аларга үзгәрешләр кертүнең яңа тәртибе үз көченә керде, ул Роснедрның 2023 елның 29 маендагы 304номерлы боерыгы белән расланган.
Бу боерык үз эченә берничә үзгәрешне ала. Мәсәлән, республика башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары өчен җирле әһәмияттәге җир асты участоклары исемлегенә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр җибәрү мөмкинлеге барлыкка килгән, ә «Җир асты байлыкларыннан файдаланучының шәхси кабинеты» гаризалар яки тәкъдимнәр җибәрү өчен өстәмә «канал»га әверелгән. Яңалыклар җирле әһәмияттәге җир асты участоклары исемлеген әзерләү, карау, килештерү процедурасын үткәрү вакытына да кагыла, хәзер ул 17 эш көненнән артмый.