Татарстан Республикасы «БумБатл» нәтиҗәләре буенча лидер булган топ-5 төбәкләре арасына эләкте

2023 елның 17 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы «БумБатл» Бөтенроссия акциясе лидерлары бишлегенә керде. Бер ай эчендә Татарстаннан акциядә катнашучылар 185 тонна макулатура җыеп, аны эшкәртүгә тапшырганнар.
Россиядә макулатура җыю буенча иң зур акциянең дүртенче сезоны нәтиҗәләре буенча илнең 89 төбәгеннән 2,5 млн катнашучы 100 мең тонна тирәсе кәгазь калдык җыеп тапшырган.
Макулатура җыю буенча масштаблы инициатива 10 октябрьдә старт алды һәм Россия Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла торган «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен «Экосистема» иҗтимагый экологик хәрәкәте эгидасы астында узды.
Җиңүчеләрне алты номинациядә билгеләделәр: балалар бакчалары, мәктәпләр, урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары, компанияләр һәм ритейлерлар арасында. Шулай ук проект жюрие социаль челтәрләрдә креатив постлар конкурсының төп призына топ-100 дәгъвачыны да игълан итте.
Җыелган макулатура саны буенча иң көчле ун төбәкне Мәскәү өлкәсе җитәкли, анда яшәүчеләр 1855 тонна җыйган. 177 тонна кәгазь җыйган Брянск өлкәсе топ-5 исемлеген түгәрәкли.
ТР экология министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, быел акциядә катнашучылар 2022 елга караганда 3 тапкыр күбрәк макулатура җыйган. Бу безнең республиканың активлыгы турында сөйли, анда һәр өченче кеше табигатьне саклау акцияләрендә һәм проектларында катнаша.
«Һәр өченче татарстанлы – безнең фикердәш, аның өчен экология – фән генә түгел, ул инде яшәү рәвеше, фикерләү рәвеше. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча республиканың 103 мәктәбендә экологик сыйныфлар эшли, юннат отрядлары булдырылган. Тиздән без «Мәктәп экопатруле» конкурсында катнашкан иң актив укучыларны да бүләкләячәкбез. Безнең халык яр сызыкларын җыештыруга чыга, макулатура җыя, хокук бозуларны ачыклый, батареяларны тапшыра. Безгә ярдәм итүче һәм булышлык күрсәтүче һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. «Бумбатл»да катнашкан һәркем бер агачны булса да кисүдән коткарып кала алды, ә барыбыз бергә урманны коткардык, дип әйтә алам!» – дип билгеләп үтте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International